Тукай муниципаль районының Нефтебаза торак пунктында модульле технология буенча төзелгән яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ачылу тантанасында Тукай муниципаль районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айрат Хәбибуллин, Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев, Тукай РҮХ баш табибы Галим Сабирҗанов катнаштылар.
Катнашучыларны үзешчән сәнгатьтә катнашучылар үз чыгышлары белән сөендерделәр. Яңа ФАП ачылу халык өчен бәйрәм вакыйгасы булды.