Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев сайлауда катнашты

2020 елның 13 сентябре, якшәмбе

Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев Республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда катнашты. Ул Олы Шилнә авыл клубында, 2648 нче сайлау участогында тавыш бирде.

13 сентябрьдә Тукай районында республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау уза.

20 сәгатькә кадәр районда 44 сайлау участогы эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International