Сайлау участокларына күзәтүчеләр сыйфатында популяр блогерларны җәлеп иткән беренче төбәк Татарстан булды. Бу тәҗрибәне федераль экспертлар, сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре югары бәяләде.
Блогер-Күзәтүчеләр сайлауларга Яңа караш белән карарга мөмкинлек бирде. Сайлаулар барышында яңа цифрлы мәдәниятне үстерү мөһим, - дип нәтиҗә ясады ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.