Көзге кыр - эшләре турында мәгълүмат

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Терлек азыгы әзерләү.

Терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Бүгенге көнгә 55 000 тонна сенаж, 23000 тонна печән, шул исәптән 5770 тонна халыкка, 60 тонна яфраказык, 6900 тонна силос әзерләнгән. Барлыгы 27447 тонна әзерләнгән.к. ед., 1 шартлы баш терлеккә-20,6 цн. к. е.

Бөртекле культураларны урып-җыю.

177 400 тонна суктырылган, уртача уңдырышлылык-40,5 ц/га.

Ашлык салынган: 

Кама агрофирмасы     59 195 тонна

Кама Беконы             21 649 тонна

Сәйдәшев                 11 665 тонна

Парадиз                      9 406 тонна

Гигант                           7 342 тонна

Ирек                             6 788 тонна

Р-Агро                         6 250 тонна

Ярыш                           5 743 тонна

Вилданов                    4384 тонна

Биклән                        3 046 тонна

Техник культураларны җыю.

Бүгенге көнгә 2165 гектар язгы рапс җыеп алынган, уртача уңыш-16 цн\га, горчица 1403 гектар мәйданда суктырылган, уңыш-6 цн\га.

Шикәр чөгендере 1318 гектардан җыеп алынган, 50084 тонна җыелган, уртача уңыш-380 тонна.

Крестьян-фермер хуҗалыклары бәрәңге җыюга керештеләр, бүгенге көнгә 40 гектар казып алынган,тулай җыем 1 560 тонна тәшкил итә, уртача уңыш-390 тонна.

Туфракны төп эшкәртү.

Механизаторлар туфракны төп эшкәртүне дәвам итәләр.

Бүгенге көндә 46 400 гектар эшкәртелгән - бу барлык мәйданнарның 80% ы, шуның 16 200 гектарында туңга сөрү һәм 30 200 гектарында туфракны өске эшкәртү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International