2020 елның 10 сентябрендә Алабуга шәһәрендә форпост хәрәкәте активистлары арасында зона спартакиадасы булып узды. 9 район арасында янгын әзерлеге буенча 1 урынны Тукай муниципаль районы форпост үзәге активисты, Яңа поселогы урта мәктәбе укучысы Артур Айрат улы Гарифуллин алды.