Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев Бөек Ватан сугышы ветераны,тыл хезмәтчәне Фатыйма Әзһәмованы 95 яшьлек юбилее белән котлады. Район башлыгы,аңа Россия Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде һәм Бөек Ватан сугышы елларында башкарылган изге эшләре өчен рәхмәт белдерде.