Үзенең 90 еллыгын тыл хезмәтчәне, Яңа Байлар авылында яшәүче Минһаҗева Хәдичә Ситдыйк кызы билгеләп үтте. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан юбилярны котларга ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов, районның социаль яклау хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы урынбасары, туганнары килгән иде.
Хәдичә Ситдыйковага Россия Президенты В.Путин исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, аңа сәламәтлек, озын гомер һәм рух күтәренкелеге теләделәр.