Терлек азыгы әзерләү.
Терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Бүгенге көнгә 55 000 тонна сенаж, 23 000 тонна печән, шул исәптән 5 770 тонна халыкка, 60 тонна яфраказык, 16 786 тонна силос әзерләнгән. Барлыгы 29 207 цн әзерләнгән ,ул бер баш шартлы терлеккә 21,9 центнер азык берәмлеге
Техник культураларны җыю.
Бүгенге көнгә 2850 гектар язгы рапс җыеп алынган, уртача уңыш-14 цн\га, горчица 1403 гектар мәйданнан 823 тонна суктырылган, уңдырышлылык-6 цн\га.
Шикәр чөгендере 1646 гектардан (47%) җыеп алынган-70 778 тонна җыелган, уртача уңыш – 430 цн\га.
Крестьян-фермер хуҗалыклары бәрәңге җыюны дәвам итәләр, бүгенге көнгә 60 гектар (29%) казып алынган, тулай җыем 2 389 тонна тәшкил итә, уңдырышлылык-398 цн. га.
Туфракны төп эшкәртү.
Механизаторлар туфракны төп эшкәртүне дәвам итәләр.
Бүгенге көнгә 45 мең гектар эшкәртелгән - бу барлык мәйданнарның 78% ы, шуның 20 000 гектарында туңга сөрү һәм 25 000 гектарында туфракны өстән эшкәртү.