ВКС режимында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 10 сентябрендәге 1723-р номерлы боерыгын үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 02 октябрь көнне 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Zoom платформасында (катнашу өчен сылтама өстәмә рәвештә җибәреләчәк) видеоконференцэлемтә режимында Өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган муниципаль районнар халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.  Халыктан килгән сорауларны 2020 елның 28 сентябренә кадәр Министрлыкка Lilia.Shakirova@tatar.ru электрон почтасы адресына җибәрергә.  Чара темасы буенча сораулар юллаган гражданнарның видеоконференциясендә катнашуларын сорыйбыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International