2020 елның 22 сентябрендә 2020 елның 22 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда көчле җил 15-18 м/с көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамда булсагыз , җир асты кичүе яки бина подъездларына яшеренергә киңәш итәбез . Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудыра ала.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә якын килү ,шулай ук тормыш өчен куркыныч .
6. Барлык тәрәзәләрне тыгыз ябарга, балкон һәм лоджийлардан тышкы якка төшәрдәй предметларны алып куярга кирәк.
7. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.