2020 елның 18 сентябрендә «Үз-үзенә психолог» программасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Бәтке урта мәктәбендә» “Үпкәләү белән эш» темасына чара үткәрде. Чараның максаты: гафу итү күнекмәләрен формалаштыру өчен шартлар тудыру; «үпкәләү» һәм «усаллык» төшенчәләрен ачу, аларның кеше организмына тискәре йогынтысын күрсәтү; балигъ булмаганнарны үпкәләүне гафу итүнең «сәламәт» ысуллары белән таныштыру; үзеңне тоту күнекмәләрен өйрәтү. Эш формасы: тренинг формасында чара. Чарада балалар үпкәләүләрне анализлауга юнәлтелгән практик күнегүләр ясадылар, кәгазьгә үпкәләү тойгыларын яздылар, бу аларга проблеманы икенче яктан карарга мөмкинлек бирде. Чараның нәтиҗәсе: үпкәләу хисе өстендә эшләү. Әлеге чарада төрле категория гаиләләрдәге 25 балигъ булмаган бала катнашты, шуларның 2се социаль хезмәт алучы.