«Тынычлык күгәрчене»патриотик акциясе үткәрделәр.

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

2020 елның 1 сентябрендә, Татарстан поселогы үзәгендә Княз  мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» клуб берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә «Тынычлык күгәрчене»патриотик акциясе үткәрделәр. Дөньяның иң танылган символларының берсе-Күгәрчен, чөнки сугыш вакытында күгәрченнәр кешеләр белән бергә элемтәчеләр сыйфатында яхшы хезмәт итәләр һәм каты сугышлар вакытында бердәнбер элемтә чарасы булып кала.

Акцияне оештыручылар барлык узучыларга да җирдә тынычлык һәм татулыкны символлаштыручы кәгазь күгәрченнәр тараттылар. Чара барышында балалар Җирдә тынычлык турында шигырьләр укыдылар һәм җырлар җырладылар.  

 

Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International