Бүген Тукай муниципаль районы Советының дүртенче чакырылышынын беренче оештыру утырышы булды, анда депутатлар муниципаль берәмлек башлыгын һәм аның урынбасарын сайладылар.
ТР Дәүләт Советының Экология , табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән бу вазыйфага Фаил Камаев кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатлар аны бертавыштан хуплады.
Фаил Камаев Тукай районы халкы өчен хезмәт куюын дәвам итәргә ант бирде.
Шулай ук Тукай муниципаль районы башлыгы урынбасары да бертавыштан сайланды. Бу постта Рөстәм Илдус улы Закиров калды.