Халыктан сораштырулар үткәрү турында.

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

1000 / 1000

ТӘРҖЕМӘ ИТҮ

  •  
  •  
  •  
  •  

«Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы шәһәр округларының һәм муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең, республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә эшләүче унитар предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләренең, акцияләренең контроль пакеты Татарстан Республикасы милкендә яисә муниципаль милектә булган акционер җәмгыятьләр, мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрен һәм мәгълүмат технологияләрен кулланып хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы муниципаль милек милкендә булган акционер җәмгыятьләр һәм предприятиеләр җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында халыктан сорашып белешүләр оештыру һәм үткәрү тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Президентының 2016 елның 26 декабрендәге ПУ-1226 номерлы Указы нигезендә җирле үзидарә органнары, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләренең, халыкка хезмәт күрсәтүче предприятиеләрнең һәм учреждениеләрнең (алга таба - сораштыру) эшчәнлеге нәтиҗәлелеге турында сораштыру уздырыла.

2017 елдан башлап сораштырулар 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр, ярты еллык нәтиҗәләр ясап үткәрелә. Сораштырулар үткәрү респондентларның Бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасы (ЕСИА) ярдәмендә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын кулланып, респондентның мобиль телефон номеры буенча тормышка ашырыла. Сораштыру үтү өчен сылтама буенча узарга кирәк https://open.tatarstan.ru/polls/

Халыктан сораштыруларның еллык нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан формалаштырылачак һәм тиешле идарә карарларын кабул итү өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин җитәкчелегендә эксперт комиссиясе каравына җибәреләчәк.

Хөрмәтле район халкы сезне әлеге сораштыруда актив катнашуыгызны сорыйбыз.

Министр урынбасары Н. В. Кондратова

О. Г. Семенова, тел.: 524-91-46

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International