2020 елның 27 сентябрендә Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара туризм көненә, ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Туган як буйлап сәяхәт» дигән темага рәсем конкурсы үткәрделәр.
Конкурста 10 бала актив катнашты. Һәр катнашучы үз талантын, осталыгын һәм күзаллауларын үз картинасына күчерде. «Туган як буйлап сәяхәт» темасы яшь рәссамнар тарафыннан кызыклы итеп ачылды. Яшь авторлар үзләренең хис-тойгыларын, фикерләрен һәм хисләрен төрле жанрларда белдерә алдылар. Күргәзмә матур килеп чыкты.
Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева