2020 елның 29 сентябрендә Татарстан поселогы үзәгендә Князев мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтендөнья йөрәк көненә багышланган “Тормыш өчен йөрәк” акциясе үткәрделәр. Оештыручылар үтеп баручыларга мәгълүмати плакатлар, листовкалар, буклетлар һәм “Туган-тумачаларыбызның һәм якыннарыбызның йөрәкләре сәламәт һәм бәхетле булсын!!”дип язылган иң изге теләкләр белән открыткалар өләштеләр