Район яшьләр Форумы булып узды

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 25 сентябреннән 27 сентябренә кадәр район яшьләр Форумы булып узды. Ул инициативалы   һәм сәләтле яшьләрне район үсешендә катнашуга җәлеп итүгә һәм аларны үз-үзләрен тормышка ашыру өчен бердәм мәйданчык булдыруга юнәлтелгән иде.

Иске Дрюш авылында “Балкыш” балалар бакчасында 50 дән артык авыл җирлеге яшьләре җыелды. Чарада 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнашты. Форум эшендә спикерлар сыйфатында Казан һәм Чаллы шәһәрләренең яшьләр хәрәкәте активистлары һәм лидерлары катнашты. Ике көн дәвамында катнашучылар үз район тормышында яшьләрнең актив катнашу мөмкинлекләре турында: мәдәни ял итү, шулай ук спорт дәресләрен яшьләр өчен кызыклы һәм актуаль итү турында фикер алыштылар. Шулай ук «Минем район - минем мөмкинлекләр» тренинг сессиясе узды.

Беренче көнне кич белән балалар Түбән Суыксу авылында «Алга» спорт комплексында һәм Круглое Поле бистәсендә «Акчарлак» бассейнында булдылар.

 .Икенче көн азагында Тукай районы башлыгы Фаил Камаев һәм ТР яшьләр эшләре буенча министрлык вәкиле Илнур Сәгыйтов белән очрашу булды. Алар яшьлэрне    борчыган сорауларга  җавап бирделәр. Шулай ук яшьләр сәясәте өлкәсен үстерү планнары белән уртаклаштылар.

Соныннан  яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илнур Гәрәев белән очрашу булды. Анда катнашучылар форумга йомгак ясадылар, алдагы чараларга планнар билгеләделәр. Форумда һәр катнашучы исемле сертификат алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International