Тукай районы Бакчачылык коммерциягә карамаган ширкәтләр(СНТ) ассоциациясе рәисе Волков Дмитрий Николаевич "Өлкәннәр көне" уңаеннан үзенчәлекле бүләк әзерләде.
Тукай районы "Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат" йорты территориясендә интернат корпусына илтүче үзәк аллея буйлап декоратив үсемлекләр- Можжевельник ханнеторп, Спирея серая Грефшейм, Спирея Голдфлейм, Щучка дернистая Голдтау, Очиток почвопокровный утыртылды .
Туфрак әзерләүдә, үсемлекләрне утыртуда Теләнче-Тамак авыл җирлеге башлыгы, интернат персоналы һәм анда яшәүче кешеләр катнашты.