2012 елның 29 июнендәге 97-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә - кертелгән керемгә бердәм салым(ЕНВД) 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыгарыла
2021 елның 1 гыйнварыннан ЕНВД гамәлдән чыгарылган барлык салым түләүчеләргә, Россия Федерациясе субъектына һәм эшчәнлек төренә бәйсез рәвештә, кагылачак. Шул ук вакытта, ЕНВД салым түләүчесе сыйфатында салым исәбеннән төшерү турында гариза бирергә кирәкми, - исәптән төшерү автомат рәвештә башкарылачак.
ЕНВД бетерелгәннән соң оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр салым салуның гадиләштерелгән системасына, ә шәхси эшмәкәрләр - салым салуның патент системасына яки һөнәри керемгә салым түләүгә күчәргә хокуклы.
Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр күрсәтелгән режимнарны кулланганда, ЕНВДДАГЫ кебек үк салымнардан азат ителәләр: өстәмә кыйммәткә салымнан, мөлкәткә салымнан, моннан тыш, оешмадан - табышка салымнан, ә шәхси эшмәкәрләр физик затлар кеременә салымнан,
Әгәр салым түләүчеләр ел ахырына кадәр яңа салым режимын мөстәкыйль сайламасалар, алар автомат рәвештә Салым салуның гомуми режимына күчереләчәк.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләргә салым салуның башка режимын сайлау белән алдан билгеләргә тәкъдим итә.