1 октябрь көнне Шилнәбаш авыл җирлегендә "Рябинушка" ял паркы территориясендә өлкән буын кешеләре өчен "Иң мөһиме - күңел картаймасын"дигән бәйрәм концерты булды.
Чакырылган кунакларны бәйрәм белән Шилнәбаш авыл җирлеге башлыгы урынбасары Чекушкова Ольга Александровна һәм пенсионерлар һәм инвалидлар җәмгыяте иҗтимагый оешмасы рәисе Бариева Нурзилә Нигъмәт кызы котладылар.
Авыл үзешчәннәре аларга матур җырлар бүләк иттеләр. Мария Маратаева, Анжелика Пономарева, Дарья Захарова, Хәбибуллина Хоршидә, Пономарева Ангелина, "Нивушка"фольклор ансамбле башкаруында җырлар яңгырады.
Авыл китапханәсе мөдире Бариева Н.Н.