«Алтын яшьне данлыйбыз» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

2020 елның 2 октябрендә Кенәз мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган «Алтын яшьне данлыйбыз» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Мәдәният йорты фойесында тыл хезмәтчәннәрен, хезмәт ветераннарын, пенсионерларны мәдәният йорты хезмәткәрләре җылы һәм ачык йөз белән каршы алды. Бәйрәм концертын «Умырзая»хореография ансамбле чыгышы белән ачып җибәрде . Тантанада катнашучыларны   авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камалов, Кенәз авыл җирлегеннән район Советы депутаты Айнур Айрат улы Кашапов котладылар. Алар ветераннарга сугыш һәм хезмәт батырлыклары, республика, район, туган бистә үсешенә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр, шулай ук аларга нык сәламәтлек, игелек һәм озын гомер теләделәр. Җирлек башлыгы хезмәт ветераны Александр Николаевич Волковны 80 яшьлек юбилее белән котлады һәм юбилярга истәлекле бүләк тапшырды.

Ветераннар һәм пенсионерлар адресына рәхмәт сүзләре белән җирлек ветераннар советы рәисе Мәдинә Хәйбрахман кызы Сабирова да чыгыш ясады. Княз мәдәният йорты иҗат коллективлары чыгышы өлкән яшьтәге кешеләргә бик ошады. Тамашачылар " Умырзая " хореография ансамбле, "Русский звон"фольклор коллективы, "Айбагыр"керәшен ансамбле чыгышын көчле алкышлар белән каршы алдылар. Алар тамашачыларны үзләренең матур чыгышлары белән сөендерделәр. Вероника Цитркоп, Фирдәүс Вәлиев, Геннадий Дилебашвили ветераннарга үзләренең иң яхшы җырларын багышладылар. Княз мәктәбе укучылары үзләренең шигырьләрен бик дулкынландыргыч итеп укыдылар. Бәйрәм концертын сәнгать җитәкчесе Оксана Абрамова җылы һәм күңелле итеп алып барды. Бөтен бәйрәм кызыклы һәм матур презентация белән үрелеп барды.

Концерт тәмамланганнан соң мөхтәрәм кунакларны күрше залга чәй табыны артына чакырдылар. Бәйрәм күңелле һәм шатлыклы атмосферада үтте. Өлкәннәр барысы да канәгать калдылар. Чарадан соң өлкәннәр бу бәйрәмне оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. Княз авыл җирлеге халкы, мәдәният хезмәткәрләре исеменнән Княз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камаловка, «Феникс» ҖЧҖ җитәкчесе Азат Равхат улы Авзаловка, Князево авыл җирлеге депутатлары Айнур Айрат улы Кашапов, Андрей Валентинович Хохловка, ШЭ «ЮКАР» Азат Рафаэлович Юсуповка, шәхси эшмәкәр Руслан Рөстәм улы Шәйгардановка, шәхси эшмәкәр Әлфирә Рәсит кызы Сабировага олы рәхмәтемне җиткерәм,дип яза  авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International