Тукай муниципаль районы 2020 елның 5 октябренә авыл хуҗалыгы буенча мәгълүмат.

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Тукай муниципаль районы 2020 елның 5 октябренә авыл хуҗалыгы буенча мәгълүмат.

Шикәр чөгендерен җыю буенча.

Шикәр чөгендерен җыю дәвам итә, бүгенгә 2676 га ( 77%) җыеп алынган, 12 733 тонна җыелган, уртача уңыш – 470 цн\га.

Туфракны көзге эшкәртү (туңга сөрү).

Фаразланган 52,9 мең гектарның 51,7 мең гектары (98%) техник потенциалдан 68% файдаланып эшкәртелгән, 27 агрегат җәлеп ителгән.

Терлек азыгы әзерләү төгәлләнеп килә

5 октябрьгә район буенча 18 мең тонна печән, 55,5 мең тонна сенаж, 60 тонна яфрак азык, 54 мең тоннадан артык силос әзерләнгән, бу 35897 цн тәшкил итә, бер баш терлеккә шартлы рәвештә 26,9 цн.

Чәчүлекләрне карау.

Быел 2021 ел уңышы өчен 12566 гектарда чәчелгән, уҗымнарның чагыштырма авырлыгы бөртеклеләрнең 29% ын тәшкил итә.

Агрономнарныңмаксаты Чәчүлекләрне  уңышлы кышлатуны тәэмин итүгә һәм уңышлылык потенциалын саклап калуга юнәлдерелгән. Узган атнада көзге чорда уҗымнарны карау һәм корткычларга һәм авыруларга каршы көрәш буенча кирәкле чаралар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International