Яр Чаллы инспекторлык бүлеге хәбәр иткәнчә, 2020 елның 17 июлендә Тукай МР «Кечкенә ил»бакчачылык ширкэте янындагы елгада Әзербайҗан Республикасы гражданины Мәҗитов Фуад Гунес-оглы , 23.01.1973 елгы. 2020 елның 18 сентябрендә Тукай МР «Гидромонтажник» СНТ Мәләкәс елгасында Багина Л.С.. батып үлгән
Бу хәлләр белән бәйле рәвештә, МЧС ГУ ГИМС Үзәгенең Яр Чаллы инспекторлык бүлеге киңәш итә :
- су объектларында кешеләр күпләп ял итә торган урыннарны, бигрәк тә һәлакәт булган урынны аерым контрольгә алырга һәм бу урында кисәтү аншлаглары урнаштырырга, аларның булуын контрольдә тотарга.;
- бу хәл турында мәгълүматны Интернет челтәрендә муниципаль районның рәсми сайтында бастырып чыгарырга;
- көзге чорда су объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен пропагандалау буенча радио, телевидение, матбугат, социаль челтәрләрдә даими чыгышлар оештырырга;
- ОСВОД, ОВД (участок уполномоченныйлары һәм ИДН инспекторлары), Башкарма комитет хезмәткәрләрен җәлеп итеп, җәяүлеләр патрульлек итәргә;
- гомуми белем бирү учреждениеләрендә «Көзге чорда су объектларында үз-үзеңне тоту һәм куркынычсызлык кагыйдәләре» темасына дәресләр оештырырга, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат стендлары булдырырга;
- мәктәпкәчә учреждениеләрдә ата-аналар җыелышлары үткәрүне су объектларында балаларның куркынычсыз үз-үзен тотышы кагыйдәләрен җиткерү белән башлап җибәрергә.
Электрон адрес gims.chelny@mail.ru к