3-4 октябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәреең 11 нче урта мәктәп базасында «Мәктәп волейбол лигасы» республика проекты кысаларында Тукай, Минзәлә, Сарман, Мамадыш, Актаныш, Алабуга, Әгерҗе, Зәй, Менделеевск районнары һәм Яр Чаллы шәһәре гомумбелем бирү оешмалары укучылары арасында волейбол буенча зона турниры узды. Анда Тукай районы данын Кенәз мәктәбе укучылары яклады,егетләр командасы 3нче , кызлар командасы 4 урынны яулады. Команданың тренеры Миннәхмәтова Гүзәл Фаил кызы.
Катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм барлык ярышларда уңышлар телибез!