5 октябрь яраткан бәйрәм -Укытучылар көне билгеләп үтелә.

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

5 октябрьдә барыбызның да яраткан бәйрәме-Укытучылар көне билгеләп үтелә. Уннарча ел ул чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме, чөнки бу дөньяда үз остазларының җылысы һәм рәхмәте белән искә алмаган кеше юк.

Рәхмәт сезгә, кадерле педагоглар, һөнәри осталыгыгыз, сабырлыгыгыз, үз эшегезгә һәм балаларга карата мәхәббәтегез өчен. Һәр яңа көн сезгә бары тик уңай хис-кичерешләр һәм канәгатьлек алып килсен!

Безнең инфографикада сезне Татарстан укучыларының яраткан укытучылары белән таныштырабыз. Кызганычка каршы, яңалыклар форматы без яраткан һәм иң зур хезмәт өчен рәхмәтле кешеләрне сыйдыра алмый.

Кушылыгыз, үзегезнең яраткан укытучыларыгызны шәрехләрдә билгеләп үтегез.   #Укытучылар Көне 2020 #Рәхмәт

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International