Халыкара Укытучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Бүген, 5 октябрьдә, Казан шәһәренең  Халыкара мәгълүмат үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Халыкара Укытучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды. Чара кысаларында республиканың иң яхшы укытучыларына дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. Түбән Суыксу урта мәктәбенең математика укытучысы Фирдәүс Наил кызы Сундуковада  дәүләт бүләгенә лаек булды. Югары профессиональлеге һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен аңа "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы"дигән мактаулы исем бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International