2020 елның 5 октябрендә,Княз авыл җирлегендә Халыкара Укытучылар көненә багышланган “Яраткан укытучыңны котла!” акциясе үтте.
Акциядә Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Волонтер»клуб берләшмәсе вәкилләре катнашты. Активистлар педагогик хезмәт ветераннары Валентина Петровна Сафина, Анна Игнатьевна Җәләева, Гөлчирә Мөбарәк кызы Асылова, Мөршидә Әсхәт кызы Баһаветдинова, Мөнҗия Гәрәй кызы Шакирова, Зифа Газнан кызы Вахитова, Лидия Виктор кызы Кликичның өйләрендә булдылар.
Алар аларны Укытучылар көне белән чын күңелдән һәм җылы котладылар һәм бүләк тапшырдылар.
Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева