Илбухтино авылында мәдәният йортын, шулай ук Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә обелиск ачу тантанасы булды

2020 елның 16 октябре, җомга
  • 15 октябрь көнне Тукай муниципаль районының Илбухтино авылында мәдәният йортын, шулай ук Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә обелиск ачу тантанасы булды. Мәдәният йортыннан символик ачкычны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Тукай районы башлыгы Фаил Камаев тапшырдылар. Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Илбухтино мәдәният йорты директорына матди-техник базаны ныгыту өчен 100 000 сум күләмендә бүләк сертификаты тапшырылды. Чара районның ветеран-активистларына бүләкләр һәм дипломнар тапшыру белән дәвам итте. Аннары концерт программасы булды, анда иҗади коллективлар чыгыш ясады.

  •  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International