Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинг комитеты (алга таба - Комитет) түбәндәгеләрне хәбәр итә. «2015-2023 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасының 3.1 п., «2020 елда социаль-икътисадый мониторинг нәтиҗәләре буенча һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 27.12.2019 № 1221 карары (6.1 п.) нигезендә, Комитетка «Татарстан Республикасында коррупция турында халык фикерен өйрәнү» социологик сораштыруны оештыру һәм үткәрү буенча эшчәнлек йөкләнгән.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан расланган Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия утырышының 11.11.2019 № ПР-265 беркетмәсен үтәү кысаларында Комитетка халыкны социологик сораштыру нәтиҗәләре буенча террорчылык актын уздыру мөмкинлеген бәяләү дәрәҗәсен билгели торган күрсәткечләр беркетелде.
2020 елга беркетелгән йөкләмәләрне гамәлгә ашыру максатларында һәм яңа коронавировка инфекциясе таралуга бәйле чикләүләр шартларында Комитет тарафыннан гражданнарны сораштыру үткәрү өчен анкета ведомствоның рәсми сайтында формалаштырылган.
Электрон анкета «Эшчәнлек» бүлегендә, «Социологик сораштыру» бүлегендә урнаштырылган: Татарстан Республикасында коррупция турында халык фикерен өйрәнү (https://monitoring.tatarstan.ru/izuchenie-mneniya-naseleniya-o-bitovoy-korruptsii-.htm).
Район халкын агымдагы елның 19 октябреннән 1 ноябренә кадәр онлайн-режимда сораштыруда катнашырга чакырабыз. Аноним сораштыру, нәтиҗәләр кулланылачак
Кушымта: АНКЕТА_Население_2020_РТ_