Галишина Гөлназ Рәис кызы Тукай муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде.

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Тукай муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Галишина Гөлназ Рәис кызы Тукай муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде.

Галишина Гөлназ тумышы белән Яр Чаллы шәһәреннән. 2003 елда Минзәлә педагогика көллиятен (башлангыч сыйныфлар укытучысы), 2014 елда-«Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты»   (мәктәпкәчә белем бирү), 2015 елда -   " Икътисад, идарә һәм хокук институты» (психолог) (Казан шәһәре)тәмамлый

Карьерасын 2004 елда Сарманның  2 нче балалар бакчасында тәрбияче булып  башлый. 2006-2008 елларда Сарман районы эчке эшләр бүлегенең административ законнарны үтәү буенча белгече булып эшли.

2008-2013 елларда-Яр Чаллы шәһәренең 70 нче номерлы «Җиләк «балалар бакчасы тәрбиячесе,2013-2018 елларда - Яр Чаллы шәһәренең 50 нче номерлы «Родничок «балалар бакчасы тәрбиячесе,
2018-2020 елларда-Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе булып эшли.

2020 елның октябрендә-Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнелде. 
Гөлназ Галишина кияүдә, ике бала тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International