Шимбә, 14 ноябрьдә, традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Президенты җәмәгать туклануы йортларына карата кабул ителгән карарны яңгыратты.

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Шимбә, 14 ноябрьдә, традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Президенты җәмәгать туклануы йортларына карата кабул ителгән карарны яңгыратты.

❗Ресторан һәм барларга  0.00.кадәр эшләргә рөхсәт итәчәкләр.

Элегрәк илдә яңа чикләү чаралары кертелгәч, җәмәгать туклануы биналары 23.00 сәгатьтән соң ябылырга һәм 6.00 сәгатьтә ачылырга тиеш иде.

Татарстан рестораторлары эш вакытын бер сәгатькә арттыруларын сорадылар.

📌Президент җаваплы органнарга туклану йортларының эш вакытын озайту мәсьәләсен анализларга һәм үз тәкъдимнәрен бирергә кушты.Видео

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International