25 ноябрьдән юридик затлар төзү, үзгәрешләр кертү, үзгәртеп кору, ликвидация, шулай ук физик затларны шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәү һәм аларның эшчәнлеген туктату Россия Федераль салым хезмәте боерыгы белән расланган гаризаларның яңа рәвешләре буенча гамәлгә ашырылачак.
25 ноябрьдән сон "Иске" гариза бирелсә Салым хезмәте документларны теркәлүдән баш тартачак.
Россия Федераль салым хезмәте хәбәр иткәнчә, теркәлү турында гариза язарга теләүчеләр салым хезмәте сайтында документлар әзерләү буенча яңартылган программадан файдалана алалар.