Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренешне саклау турында Кисәтү килде:
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 3-10 декабрендә урыны белән аномаль-салкын һава торышы күзәтелә, ул һава температурасы климат нормасыннан 9-17° ка түбән, минималь температура -20 ° кадәр..-25°,аерым районнарда -28°.
Республикада аномаль-салкын һава торышы 2020 елның 14 декабренә кадәр саклана.
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә. Минималь һава температурасы төнлә, иртән -16..-19, аязган вакытта -22..-27˚. Көндез максималь һава температурасы -10..-13˚. Юлларда бозлавык.