Инвалидлар декадасы кысаларында "Энергетик" мәдәният йортында Тукай муниципаль районының "Игелек кыл"хәйрия марафоны узды.Тукай районы структуралары һәм битараф булмаган кешеләр 2 миллион 600 мең сумнан артык акча җыйганнар, бу узган ел белән чагыштырганда бер миллион сумга диярлек күбрәк.
Сәхнәдә район халкының хыяллары үтәлде, мәсәлән, Ләйсән Шамилова бассейнга сертификат алды, ә Риназ Шәрифуллинга тиз йөрешле велосипед тапшырылды .
Марафонда Тукай муниципаль районында яшәүчеләргә зур һәм күпкырлы хәйрия ярдәме өчен "Чаллы икмәге "акционерлык җәмгыяте генераль директоры Юнысов Рафаэль Сөләйман улына" Алтын йөрәкле кеше " дигән мактаулы исем бирелде