Кнәз авыл җирлегендә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен "Яңа ел төне могҗизалары" дип исемләнгән Бал-маскарад узды

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

2020 нче елның 30 нчы декабрендә Яңа ел алдыннан Кнәз авыл җирлегендә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен "Яңа ел төне могҗизалары" дип исемләнгән Бал-маскарад узды. Котлау сүзләре белән Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Рафакович Хәбибуллин һәм Князево авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камалов чыгыш ясадылар. Күңелле Яңа ел конкурслары һәм уеннарыннан, җыр-биюләрдән, шигырьләрдән, һәм, әлбәттә инде, чыршы тирәли әйлән-бәйләннән торган күңел ачу программасы барлык катнашучыларның кәефен күтәрде, бәйрәм дәрте бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International