Бала туу-һәр гаилә тормышында зур шатлыклы вакыйга. Раил һәм Ләйсән Нигъмәтуллиннар гаиләсендә кызлары туу-район күләмендәге вакыйга. Ралина 2021 нче елда Тукай районы оешуга 45 еллык юбилей елында беренче туган сабый булды.
Раил белән Ләйсән Түбән Суык-Су авылында яшиләр, Раил район полициясендә хезмәт итә, ә Ләйсән мәдәният йорты директоры . Кызлары туу турында документ алырга гаилә бергәләп килде. Олы апасы Зәринә дә зур шатлыгын яшермәде, ул да 2016 елда районның беренче яңа туган сабые булды.
Кадерле әти-әниләр! Гаиләдә сабый тууы-чын могҗиза, һәм зур яраткан гаилә булу-олы бәхет! Иң мөһиме – балаларга тиешле игътибар, тәрбия бирү, бер-береңне ярату һәм ярдәм итү.
Сезнең матур гаиләгә бәхет, озын гомер һәм иминлек телибез