Роберт Миңнуллин –яраткан шагыйребез

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

 

Тукай муниципаль районында, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Новотроицк мәктәбе китапханәсендә танылган шагыйрь Роберт Миңнуллин укулары уздырылды. Бу чарага тирә-як мәктәпләрнең укучылары да чакырылган иде. Роберт Миңнуллин укуларын китапханәче  Гиздатуллина Диләрә Минебаевна оештырды. Укучылар шагыйрь  Роберт Миңнуллинның тормышы һәм иҗатына багышланган  видеоролик карадылар, яраткан шагыйрьләренең әсәрләрен сәнгатьле укыдылар, күргәзмәдәге әсәрләре белән якыннан таныштылар, фикер алыштылар.

50 ел балаларга туган тел һәм әдәбият укыткан хөрмәтле  Мәвлиева Кәүсәрия Җиһангировна үзенең шагыйрь белән очрашу хәтирәләре белән уртаклашты. Р.Миңнуллин укулары югары дәрәҗәдә үтте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International