Бай тарихлы район    

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе
 

 Тукай районы – республикада үзәге булмаган бердәнбер район. Моңа өстәп, иң яшь район булуына да карамастан, аның тарихы бик бай. 

Тукай районы дигәч, күп кеше аны Яр Чаллы шәhәре белән бәйли. Бу – шәhәрне авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү өчен оешкан район.
Бүгенге көндә районда 42 меңнән артык кеше яши. Халык бар яктан да уңган-булган. Әйтик, республикада җитештерелгән итнең 30 проценттан артыгы безнең районга туры килә. Авыл хуҗалыгы, җитештерү, төзелеш, эшкәртү сәнәгате үсештә. Бу күрсәткечләр халыкның социаль хәлендә, көнкүрешендә чагылыш таба. Районда бер-бер артлы мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары төзелә hәм капиталь ремонтлана. 
Тукай районы – күпмилләтле район. Биредә һәр халык үз гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен саклый. Зур индустриаль шәһәр яны районы булса да, авылларыбыз татар халкының бай мирасын саклап, яшь буынны тәрбияләүдә аларга таянып яши. Тукайлыларның бөтен дөньяга күрсәтер, танытыр милли хәзинәләре дә җитәрлек. 
Күпләргә районның Теләнче Тамак авыл җирлеге, элеккеге Ворошилов районының үзәге, сәүдәгәр Хәлфиннар нәселе, Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов исеме яхшы таныш. 
Безнең район – күренекле шәхесләр тудыручы, үстерүче төбәк. Әйтик, Боерган авыл җирлегенә караган Түбән Кама сусаклагычын төзегәндә аның җирләре су астында калган Чебенле авылы олы шәхесне – Мөхлисә Бубыйның әнисе Иманкүл-хәзрәт кызы Бәдрелбанәт абыстайны бүләк иткән.
Тукайлылар якташлары – татар эстрадасы легендасы Илhам Шакиров, мәшһүр җырчы Зөһрә Сәхәбиева, Галина Казанцева, татар әдәбияты галиме Флера Сафиуллина, җирле шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева белән чиксез горурлана. Рәшит Гәрәй, Фәннур Сафин, Салисә Гәрәева, Фәнзаман Баттал кебек язучыларыбызның бер Күзкәй мәктәбеннән үсеп чыгуы гына да нинди зур дәрәҗә! ТР премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев та безнең районнан.
Халкыбызның тарихын, традицияләрен саклап яшибез икән, безнең киләчәгебез бар дигән сүз. Адәм баласына да үзенең җиде буын бабасын белү фарыз дигән борынгылар. Шул вакытта гына кеше туган иленең, үзенең төбәгенең, туган йортының, үткәненең, халкының кадерен белә.

 

Быел районга 45 ел тулу уңаеннан авыл җирлекләрен-дә тукайлылар hәм район кунаклары өчен олы масштаблы, милли йолаларны торгызып, тарихка кереп калырдай, күркәм чаралар оештыру күздә тотыла.

Чыганак:"Якты юл "газетасы 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International