"Һәркемнең туган теле бар" исеме астында шигырь бэйгесе узды

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

 2021 нче елның 21 нче февралендә Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре Кнәз мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән, Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган"Һәркемнең туган теле бар" нәфис сүз осталары бәйгесе үткәрделәр.  

Аның төп максаты-туган телгә сакчыл караш, туган телең өчен горурлык, ата-бабаларыңа, халкыбызга, мәдәнияткә карау хисе формалаштыру, патриотизм, толерантлык, ораторлык сәнгате тәрбияләү, балаларның талантларын ачу.

Шигырь укучылар конкурсында 17 кеше катнашты. Балалар үзләренең талантларын  , сәнгатьле уку техникасын күрсәтә, яшьтәшләре белән ярыша алдылар. Конкурста катнашучылар рус, татар телләрендә шигырьләр сөйләделәр. Җиңүчеләргә Кнәз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камалов исеменнән дипломнар тапшырылды.


Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International