Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе узды

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

 

2021 елның 4 апрелендә, Татарстан бистәсе үзәгендә, Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре " Мин татарча СӨЙЛӘШӘМ!"акциясе үткәрделәр,бу чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган иде.

Чараның максаты-халыкны татар телендә аралашуга җәлеп итү. Акцияне оештыручылар халыкка флаерлар тараттылар, халыкны татар телендә сөйләшүгә җәлеп иттеләр.

Акциягә  үзенең укучылары белән мәктәпнен татар теле укытучысы Рамилә Яхин кызы Фәрахова кушылды. Балалар татар теленең байлыгы һәм матурлыгы турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр. Без барыбызны да татар телендә сөйләшергә, икенче дәүләт телен яратырга һәм белергә чакырабыз!

Авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International