“Активациометр” программалы-аппарат комплексы "РИТЭК" ААҖ һәм "ЛУКОЙЛ" Хәйрия фонды уздырган социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы гранты ярдәмендә алынды. Әлеге аппарат шәхси психофизиологик статусын, психоэмоциональ халәтен, шәхеснең социаль-психологик үзенчәлекләрен диагностикалау һәм кыска вакыт эчендә социаль-психологик характердагы проблемаларны ачыклау өчен билгеләнгән.
Проектта гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучы социаль яктан куркыныч гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, инвалид балалар катнашты. Проектны тормышка ашырганда шәхси программа нигезендә социаль хезмәтләр күрсәтелде, катнашучыларның акыл эшчәнлеге үсеше тикшерелде, гаиләләр психологик-педагогик якланды, ягъни “Активациометр” программалы-аппарат комплексы ярдәмендә проектта катнашучыларның мөһим психологик үзенчәлекләрен ачыклауга ирешелде. Әлеге юнәлештә бүгенге көндә дә эш нәтиҗәле дәвам итә. "РИТЭК" ААҖ һәм "ЛУКОЙЛ" Хәйрия фонды уздырган социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына зур рәхмәт!!!