Басуларда кыр эшләре көннән-көн киңрәк җәелә. Бу киеренке чорда хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы алгы сафка чыга. Хәзер авыл хуҗалыгында катлаулы техника артты, авыр эш процессларын автоматлар башкара. Әмма зарарлы һәм хәвефле эш шартлары булган урыннар да шактый әле. Шуңа күрә профсоюз оешмалары, эш бирүчеләр белән ике арадагы күмәк килешүләр төзү җитештерү урыннарында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык мәсьәләләренә игътибарны арттырачак, дип ассызыклый агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең район комитеты рәисе Гомәр Гайнулла улы Хәйруллин.
– Гомәр Гайнуллович, берничә ел элек районда хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча инспектор бар иде. Аның штаты кыскартылгач, бу вазыйфа сезнең карамакка күчте. Әлеге тармакта нинди үзгәрешләр бар?
– Хезмәт шартларын яхшырту ягыннан күп эшләнә. Фермаларда хәзер сөт чиләкләрен күтәреп йөрүчеләрне күрмәссең. Сөтүткәргечләр, сөтсуыткычлар куелган. Эшчеләрнең кием-салым алыштыру, ял, ашау-эчү бүлмәләре бар. Машина-трактор паркларында энергияне саклый торган техниканың артуы механизаторларга шактый уңайлыклар тудырды.
– Әмма хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә таләпләр кимемәде бит.
– Билгеле шулай. Бу мәсьәләдә без авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, техника дәүләт күзәтчелеге инспекциясе белгечләре белән тыгыз бәйләнештә эшлибез. Кырга чыгар алдыннан һәр хуҗалыкта техниканы кабул иткәндә, хезмәт законнарын саклау һәм күмәк килешүдә каралган йөкләмәләрнең үтәлешенә зур игътибар бирдек. Эшчеләрне махсус эш киемнәре, саклану әйберләре белән тәэмин итүне булдырдык. Хуҗалыкларда хезмәтне саклау буенча инструктажлар үткәрелде, санитар-көнкүреш бүлмәләре, почмаклары җиһазланды. Бу яктан “Гигант”, “Камский”, “Чаллы яшелчәсе” хуҗалыкларын уңай бәялисе килә.
– Җитештерү өлкәсендә гарипләнү очраклары белән хәл ничегрәк?
– Быелның дүрт аенда зур хәвефләр булмады, шөкер. Узган ел исә 7 бәхетсезлек очрагы теркәлде. Бу исә 2011 ел белән чагыштырганда 5 очракка кимрәк. Шулай да тынычланырга урын юк. Былтыр бер кешенең эш вакытында һәлак булуы саклык чараларын көчәйтүне сорый. Бүген 50 процент эш урыннары аттестацияләнде. “Гигант”, “Кама-Бекон”, “Чаллы яшелчәсе”, Чаллы ашлык продуктлары комбинаты җитәкчеләре һәм профсоюз оешмалары бу эшкә зур әһәмият бирәләр.
– Урыннарда бер эшче хезмәтен саклауга ничә сум акча тотыла?
– Төрле урында төрлечә. Әйтик, Элеватор, Чаллы ашлык продуктлары комбинаты, Чаллы сөт комбинаты, “Кама-Бекон” предприятиеләре бер эшче хезмәтен саклауга 2,5-5 мең сум акча тотсалар, кайбер хуҗалыкларда бу сумма 700 сумнан артмый.
Соңгы елларда эшчеләр сәламәтлеген кайгыртуга игътибар артты. Узган ел 80 кеше санаторий-курортларда сәламәтлеген ныгытып кайтты. Профсоюз әгъзалары ташламалы путевкалардан файдалана башладылар. Путевка бәясенең 15 процентын профсоюз үз өстенә ала. Калганын эш бирүче предприятиеләр, хуҗалыклар түли. Бу мәсьәләдә “Гигант”, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар, Чаллы ашлык продуктлары комбинаты җитәкчеләре һәм профсоюз оешмалары зур кайгыртучанлык күрсәтә. Күмәк килешүдә каралганча, безнең төп бурыч – хезмәт кешесенең эш урыныннан гаиләсенә көнсаен исән-сау кайтуына ирешү.
Хәмит Мөхәммәтшин.