Татарстан КФҮ кә еш кына өлкән яшьтәге кешеләр 80 яшьлек гражданны карау өчен түләү сорап мөрәҗәгать итә.
Чыннан да, закон нигезендә Өлкәннәрне, даими ярдәмгә мохтаҗларны, шулай ук 80 яшькә җиткән кешеләрне даими карап торучы гражданнар тәрбиялеу буенча компенсация туләуләре алырга хокуклы. Компенсация түләвенең күләме ай саен 1200 сум тәшкил итә. Ул пенсионерга үзе билгеләнгән пенсия белән бергә түләнә.
Түләүләр рәсмиләштерү өчен барлык документлар тиешле органга мөрәҗәгать иткән айдан билгеләнә, әмма моның өчен кешеләрнең бу төр түләүләргә хокукы булу шарт.
Шуны искәртү кирәк, 80 яшьтән узган өлкәннәрне тәрбияләгән чорның һәр елы өчен тәрбиягә алучының иминият стажына 1,8 күләмендә пенсия коэффициенты исәпләнә. Бу караучы кешегә иминият пенсиясе алу өчен пенсия хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә.
Пенсионерларның һәм эшсезлек буенча пособие алучыларның айлык түләү алуга хокуклары юк, чөнки бу категориягә караган гражданнар хезмәт хакы яисә башка керемне компенсацияләү хисабына социаль ярдәм ала.
Шунысы мөһим! Эшкә урнашкан очракта 80 яшьтән узган яисә I төркем инвалидларны караган өчен компенсация алу хокукы югала, чөнки ул эшкә сәләтле эшләмәүче кешеләргә генә түләнә. Әгәр ике түләү параллель рәвештә алып барылса, караучы кешегә артык алынган акчаны Пенсия фондына кире кайтарырга туры киләчәк.
«Үзмәшгүль» буларак теркәлгән кеше мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә кермәгән очракта 80 яшьтән узган өлкәннәрне яки I төркем инвалидны караган өчен компенсация алу хокукын югалтмый.
Үзенең эшкә урнашуы хакында караучы кеше 5 көн эчендә Пенсия фонды идарәсенә килеп яисә Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша хәбәр итәргә тиеш.
Әмма әлеге хезмәт КФҮ тарафыннан күрсәтелми. Гаризаларны турыдан-туры Пенсия фонды бүлекчәләре кабул итә. Аларны РПФ сайтында шәхси кабинетта электрон рәвештә бирергә мөмкин. Моның өчен гражданин РФ Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә һәм расланган исәпкә алу язмасына ия булырга тиеш.