Корбан бәйрәме белән!

2021 елның 20 июле, сишәмбе
 

Чын күңелемнән изге бәйрәм - Корбан гаете белән тәбрик итәм! Корбан гаете тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән.

Районыбызда яшәүче һәрбер гаиләгә, йортыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт хисләре иңсен иде. Әлеге изге бәйрәм безнең бердәмлекне, татулыкны тагын да ныгытсын, һәммәбезгә иң күркәм кешелеклелек сыйфатларыбызны чагылдыруга җирлек булсын. Сезгә ихлас күңелдән изге эшләрегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, олы бәхет, иминлек телим.

 

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International