Бүген "Якты юл" хәбәрчеләре Лениногорскида "Татмедиа" республика матбугат агентлыгы тарафыннан оештырылган укуларда булды. Шәһәре матур һәм чиста, урамда кешеләр күп түгел, кыскасы, зур авылны хәтерләтә.
Яңа шәһәр буйлап йөргәндә як-ягыңа күбрәк каранасың, кешеләренә, төзелгән объектларга игътибар итәсең, дип хәбәр итә алар. Элмә такталар да читтә калмады.
"Якты юл" инстаграм битендә https://www.instagram.com/tv/CRolU0Qq-Ce/?utm_medium=copy_link ШЭФКАТ сүзе дөрес язылганмы дигән бәхәс бара. Сез дә әлеге сылтама буенча кереп видеоны карап фикерләрегезне калдырыгыз.