Инвалид баланың яки бала чактан I группа инвалидның ата-анасына (уллыкка-кызлыкка алучыга) яисә опекунына (попечительгә) айлыҡ түләүнең суммасы 10000 сумга кадәр арттырыла.
Акча бер эшләмәгән хезмәткә сәләтле ата-анага (уллыкка-кызлыкка алучыга) яки опекунга (попечительгә) бөтен тәрбияләү чорына тәгаенләнә. Тәрбияләү чоры страховка стажына кертелә һәм ел саен 1,8 пенсия балы өстәлә. Бу эшләмәгән кешегә страховка пенсиясен алу өчен үзенең пенсия хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә.
Инвалид бала яки балачактан I группа инвалид тәрбияләгән башка кешеләргә дә айлык түләү билгеләнергә мөмкин,ул 1200 сумны тәшкил итә .
Барлык сораулар буенча сез Федераль Контакт-үзәк белгечләренә 8-800-600-000 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.