«Барысын да искә алыйк " дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрделәр.

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

12 сентябрь көнне, Халыкара фашизм корбаннарын искә алу көне уңаеннан, Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Барысын да искә алыйк " дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрделәр.

Чараны оештыручылар балаларга бу истәлекле датаның тарихы, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башлану, Евпаториядә булган фаҗигале вакыйгалар,   Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз, Ватанны саклаучыларның батырлыгы  турында сөйләделәр. Чарада хәрби кинохроника кадрлары  күрсәттелде,аннан соң балалар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, тере чәчәкләр һәм үз куллары белән ясалган чәчәкләр салдылар.

Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International