Эшкуарлыкка ярдәм итү!

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

2021 елның 20 сентябрендә Яр Чаллы шәһәрендә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе «Социаль предприятие булырга, ярдәм чаралары, бизнес-модель һәм социаль предприятиеләрнең проект эшчәнлеге»темасына семинар оештыра.

Чара көндезге форматта узачак, өстәмә рәвештә онлайн-трансляция каралган. Семинар программасы түбәндәге темаларны яктыртуга юнәлдерелгән: «социаль предприятие " статусы һәм әлеге статус алу процедурасы, социаль предприятиеләргә ярдәм чаралары, проект эшчәнлеге

Чарада катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1732972/.

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясенең социаль өлкә инновацияләр үзәге җитәкчесе Дыганов Антон Георгиевич, тел. +7-903-342-02-39.

Семинарны үткәрү адресы: Яр Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 2, «Open City»кунакханәсе.

Үткәрү вакыты: 18: 00-19: 30 сәг.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International