Торак сатып алуга яки шәхси йорт төзүгә еллык 6 процентка кадәр ташламалы ставка буенча кредитларны 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче яки аннан соңгы бала туган гаиләләр алырга мөмкин
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина шәрехләде:
«Балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека программасы 2022 ел азагына кадәр исәпләнгән иде, аны 2023 елның 31 декабренә кадәр озайтырга Россия Президенты Владимир Путин йөкләде».
"Гаиләнең әзер фатирны да, төзелеп килүче фатирны да сатып алу мөһим. Шулай ук кредитны шәхси торак йорт төзү яки җир участогы сатып алу өчен файдаланырга мөмкин., –дип билгеләп үтте Когогина.
Ставка кредит бирүнең бөтен вакытына –30 елга кадәр еллык 6 процентка кадәр тәшкил итәчәк.
Барлык төбәкләр өчен дә максималь сумма(Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләреннән кала)-6 млн. сум.Минималь беренчел взнос-15%. Түләү өчен ана капиталы акчаларын кулланырга мөмкин.
А. Г. Когогина матбугат хезмәте
/Фото а. г. Когогинаның Матбугат хезмәте тәкъдим ителде
Чыганак:"Якты юл"газетасы