16 сентябрь көнне ГТО үзәгенең күчмә комиссиясе Биклән авыл җирлегендә яшәүчеләрдән ГТО нормативларын кабул итү оештырды.
ГТО нормативларыннан түбәндәгеләр кабул ителде: урыннан озынлыкка сикерү,гимнастик эскәмиядә аягүрә басып торудан алга авышу, гәүдәне күтәрү һәм башка төрләр буенча үзләрен сынадылар. Әлбәттә, алар нәтиҗәсе буенча кемнең нинди билгегә тапшырулары ачыкланачак.
Киләсе сәфәрләр: 07.10-Боерган авыл җирлеге 14: 00 сәгатьтә.
Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбенең спорт залында;
14.10-Борды авыл җирлеге 14: 00 сәгатьтә. Борды урта мәктәбенең спорт залында